2020 елда республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә 14 миллиард сумнан артык акча җибәрелгән

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды. Парламентарийлар 2020 елда «2013-2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын үтәү нәтиҗәләре, шулай ук кайбер закон проектлары буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов билгеләп үткәнчә, узган елда авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасы кысаларында уздырылган чараларга 14,4 млрд. сум бүлеп бирелгән (федераль бюджеттан - 3,9 млрд. сум, төбәк бюджетыннан - 10,5 млрд. сум).

2020 елда барлык төр хуҗалыкларда продукция җитештерү индексы 104,0% тәшкил иткән. Тармак предприятиеләренең салым бурычы 8 %ка кимегән. Авыл хуҗалыгында уртача айлык хезмәт хакы 12%ка арткан һәм 28 170 сумга җиткән.

2020 елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларының 3,4 млрд. сумы җиткерелгән.

Бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерүдә уңыш рекордлы күрсәткечләргә ирешелгән - эшкәрткәннән соң 5200 мең тонна тәшкил иткән. Чыгыш ясаучы индикаторның арттырып үтәлүе язгы кыр эшләрен оешкан төстә уздыру, уңай һава шартлары белән бәйле булуына игътибарны юнәлтте.

Барлык категория хуҗалыкларны кертеп санаганда терлек һәм кош-корт ите җитештерү күләме 528,6 мең тонна тәшкил иткән, сөт җитештерү күләме - 1935,2 мең тонна. Узган ел савым 1 сыердан 8%ка арткан һәм 6330 кг тәшкил итә.

Ришат Хәбипов билгеләп үткәнчә, сөт күләмнәрен арттыру факторларының берсе булып техник яңартулар тора. 2020 елда 6,5 мең терлеккә исәпләнгән 16 сөтчелек комплексы төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. 2021-2022 елларда 22 мең башка исәпләнгән 19 инвестпроектны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, тагын 10 яңа сөт комплексы, 20 азык үзәге төзү планлаштырыла.

2021 елдан гамәлгә ашырылган сөткә субсидияләрне бүлгәндә өстәмә критерийлар кертелә - силос-сенаж траншеялары паспортлары булу. Бу чара хуҗалыкларга терлекләрне туклыклы һәм баланслы тукландыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

2021 елдан сөткә субсидияләрне бүлгәндә өстәмә критерийлар кертелә - силос-сенаж траншеялары паспортлары булу. Бу чара хуҗалыкларга терлекләрне туклыклы һәм баланслы тукландыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Терлек һәм кош-кортның йогышлы авырулары таралуны булдырмау, шулай ук аларны тарату чыганакларын һәм юлларын ачыклау өчен республика территориясендә хайваннарны теркәүнең һәм исәпкә алуның бердәм системасын кертү буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә терлекләрне исәпкә алу нибары 3% тәшкил итә. Быел күрсәткечне 100%ка җиткерү бурычы куелган.

Тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 50%ка якыны кече хуҗалыкларга туры килә. Иң югары үсеш темпларын фермер хуҗалыклары күрсәтә. Аларның динамик үсешенә республикада гамәлдә булган дәүләт ярдәме чаралары ярдәм итә.

2020 елда фермер хуҗалыкларында эре һәм вак мөгезле терлекләр саны 2,2 мең башка арткан, 1,9 мең баш сарык һәм кәҗә.

Быелдан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итүнең яңа программасы - Агропрогресс гранты старт ала. Грант алучы проект бәясенең 70 %ы проектны гамәлгә ашыруга җәлеп ителүче инвестиция кредиты чаралары белән тәэмин ителәчәк.

Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү өчен 477 млн. сум бүлеп бирелгән. Хуҗалыкларда савым сыерларын саклап калу өчен халыкка ел дәвамында 350 млн. сум күләмендә субсидияләр бүлеп бирелгән.

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү аша продукцияне сату һәм аны эшкәртү мәсьәләләрен хәл итүгә аерым игътибар бирелә. Әлеге эшкә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында кооперативларны субсидияләү буенча яңа программа кертелгән.

Ришат Хәбипов шулай ук көзен һәм кышын уздырылган ярминкәләр йомгаклары буенча республика шәһәрләрендә һәм районнарында сәүдә мәйданчыкларына 1,1 млрд. сумнан артык продукция китерелгән булуын әйтте.

Авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту максатларында 1,7 млрд. сум бүлеп бирелгән. 600 хуҗалыкта 2400 авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары субсидияләнгән.

«Авыл ипотекасы» программасы буенча Татарстан башка субъектлар арасында кредит бирү күләме буенча алдынгы регионнар рәтенә кергән, 1500 гаилә торак сатып алуга һәм төзүгә акча белән тәэмин иттелгән. Бирелгән кредитларның гомуми күләме 3,4 млрд. сум тәшкил итә. Быел авыл ипотекасын финанслау икеләтә арткан.

Фикер алышуда депутатлар Марат Әхмәтов, Таһир Һадиев, Азат Хамаев, Римма Ратникова катнашты.

Парламентарийлар күрше төбәкләр белән чагыштырганда республикада җитештерелгән итнең җитәрлек күләмдә булмавына игътибар иттеләр. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, план күрсәткечләрен кыскартуга дуңгызларның Африка чумасы һәм кош гриппы таралу куркынычы йогынты ясаган.

«Әмма инвестиция проектлары эшләнгән инде, шул исәптән кошчылык юнәлешендә дә дә, хәлләр уңай булганда, алар яхшы нәтиҗәләр бирәчәк», - диде Ришат Хәбипов.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, уңай һава шартларына, узган ел бөртекле ашлыкка һәм сөткә куелган бәяләрнең шактый отышлы булуына карамастан, рентабельлек индикаторын тулы күләмдә үтәлмәве аптырашта калдыра. Ул игътибар белән анализларга һәм килеп туган хәлнең сәбәпләрен ачыкларга кирәклеген әйтте.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары шулай ук авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү һәм кече хуҗалыкларны үстерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк дип билгеләп үтте. Бу юнәлешкә Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күзәтчелек итә. Быел шәһәр һәм район башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары катнашында бу юнәлештәге эшкә йомгак ясауның яңа формаларын яңартырга һәм табарга кирәк, дип билгеләп үтте парламентарий.

Депутатлар мәгълүматны игътибарга алды.

Комитет әгъзалары шулай ук «Татарстан Республикасында органик продукция җитештерүне үстерү турында, Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» республика закон проектлары, шулай ук кайбер федераль закон проектлары турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International