Көчле холык һәм хезмәт ярату - аның озак яшәү серләре менә шулар

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Әле шушы көннәрдә генә Бөреле җәнлек совхозында яшәүче Анна Гаврилова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул тумышы белән Арча районыннан. Күпмедер еллар узганнан соң ул Биектау районына күченеп килгән һәм әле дә биредә яши. Гаиләдә дүрт бала үскән. Ни кызганыч, шул дүрт баланың хәзерге вакытта нибары берсе - олы кызы Нина гына исән. Юбилярны Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары котлады.

Әлбәттә, юбилей - шатлыклы вакыйга. Ә инде Биектау районында 90 яшьлек үрне яулаучыларның әллә ни күп булмавын исәпкә алсаң бигрәк тә. Андыйлар 300дән бераз гына күбрәк. Шундый ветераннарның берсе - Анна Ильинична.

Анна Ильинична озын гомерлелек серен безнең белән бик теләп уртаклашты. Ул моны көчле холыклы булуына һәм хезмәт яратуына бәйләп аңлатты. Анна Гаврилова гомере буе диярлек шушында, Бөреледәге төлке фермасында эшләгән. Иң алдынгы хезмәтчәннәрнең берсе булган. 1956 нчы елда Мәскәүгә, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә бару бәхетенә дә ирешкән. Гел эш дип кенә яшәп булмый, өендә аны гаиләсе - ире белән балалары көткәнлектән, аларга бүләкләр алырга да вакыт тапкан.

- Ул чакта әнинең миңа яшел төстәге ботинкалар алып кайтканы әле дә хәтердә. Миңа ике яшь иде. Тагын кыңгыраулар да бирде әле, - дип исенә төшереп сөйләде Анна Гаврилованың кызы Нина Коробейникова.

Анна Ильинична белән Нина Павловна әле дә үзара искиткеч җылы мөнәсәбәттә, бер-берсе өчен җан атып яшиләр. Нина Коробейникова өчен әнисе - иң кадерле, газиз кеше дә, якын дус та.

Анна Ильинична урамга чыгып йөрми, сәламәтлеге мөмкинлек бирми. Ә менә хәтере бик яхшы сакланган. Безгә Бөреле җәнлек совхозының элек нинди булуын, анда халыкның ничек яшәвен сөйләп бирде. Хәзер генә ул бистәдә кая карама - матур, нык йортлар тезелеп киткән, бик шәп парк та бар. Ә ул чакта бары тик бараклар гына калкып торган, әйләнә-тирәне сазлык каплаган. Авыр вакытлар булган ул. Аның каравы хәзер, ничәмә-ничә еллар тырышып эшләүнең әҗере буларак, күпме телисең, шулкадәр ял итәргә мөмкин.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International