Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү тизләтелгән темпларда башкарылачак

2021 елның 28 августы, шимбә

Татарстан Республикасында авария хәлендәге һәм яшәү өчен яраксыз дип танылган торак фондыннан гражданнарны күчерү 2023 ел ахырына кадәр – планлаштырылган сроктан 2 елга алданрак тәмамланачак.

Әлеге карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 19 июлендәге 588 номерлы документ белән кабул ителгән, аның нигезендә 2019-2023 елларга авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча Республика адреслы программасы расланган.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Яшәү өчен яраксызланган торак фондын тотрыклы киметүне тәэмин итү» төбәк проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Төбәк проектын гамәлгә ашыруда Казан шәһәре, Әгерҗе, Актаныш, Арча, Балтач, Алабуга, Зеленодольск, Кукмара, Минзәлә, Саба һәм Чистай муниципаль районнары катнаша.

Барлыгы 20 981,4 кв. метр мәйданлы 654 торак йорттан 1 755 кешене күчерү планлаштырыла.

Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү чараларын гамәлгә ашыру өчен гомуми финанс чараларының күләме 1 120,1 млн.сум тәшкил итә, алар Дәүләт корпорациясе – Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды – 741,2 млн.сум, Татарстан Республикасы бюджеты – 370,4 млн.сум һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетлары – 8,5 млн.сум – хисабына формалаша.

Казан шәһәрендә авария хәлендәге торактан күчерү өчен торак биналар сатып алуны 2021 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла: 2019-2020 елларда 146 фатирдан 454 кеше күчерелгән, быел 294 кешене күчерү өчен 100 фатир сатып алынган, 2021 ел ахырына кадәр 681 кеше өчен 267 фатир сатып алу планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 24 августында Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин «Бердәм Россия» партиясе съездының пленар утырышында 2021 елның 1 гыйнварына шундый дип танылган гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча яңа программаны эшләтеп җибәрү турындагы тәкъдимне хуплады. Алар, тулаем алганда, ил буенча бу 11 млн.кв.метрдан артык, 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның план чорына федераль бюджет проектында аларны күчерүгә 45 млрд.сум юнәлдерү планлаштырыла.

Белешмә өчен: Авария хәлендәге торак фонды – күпфатирлы йортларда 2017 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән тәртиптә файдалану барышында физик таушалуына бәйле рәвештә аварияле һәм сүтелергә яки үзгәртеп корылырга тиешле дип танылган торак урыннары.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International