Татарстан предприятиеләре Идел буе федераль округында иң яхшы экспортерлар рәтендә

2021 елның 28 августы, шимбә

Татарстанның ике эре предприятиесе Идел буе федераль округында иң яхшы экспортерлар арасына эләккән. Аларга «Ел экспортеры» россиякүләм премиясе бирелгән. Шулай ук призлы урыннарны Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре дә алган.

Премия чимал булмаган энергетика товарлары һәм хезмәт күрсәтүләр экспортында иң зур уңышларга ирешкән, шулай ук интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә ирешкән оешмаларга һәм шәхси эшкуарларга бирелә.

Округ этабында җиңүчеләр 12 номинациядә билгеләнгән, аларның 3сендә Татарстан Республикасының эре бизнес вәкилләре җиңгән:

«Эре бизнес» категориясендә «Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры» номинациясендә «КАМАЗ» ГАҖ җиңгән. Дөньяда авыр йөк автомобильләре җитештерүче иң эре ТОП-20 исемлегенә керә һәм Россия Федерациясендә һәм БДБда иң зур йөк автомобильләре җитештерүче предприятие булып санала.

«ПродЭкс» ҖЧҖ  «эре бизнес» категориясендәге «Ел трейдеры» һәм «Яңа география» категориясендә берьюлы ике җиңү яулаган. «Эссен Продакшн АГ» АҖ кондитер фабрикасы продукциясен (конфетлар, снэклар, печенье, мармеладалар), шулай ук «Махеевъ» сәүдә маркасы белән җитештерелә торган продукция: джемнар, повидло, топпинглар, майонезлар һәм майонез соуслары; томат нигезендә кетчуплар һәм соуслар; тәмләткечләр (горчица, керән, аджика, маринад) экспортлау белән шөгыльләнә.

Шунысын да билгеләп үтик, шулай ук призлы урыннарны Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре дә алган:

«Эйдос-Медицина» ҖЧҖ

- «Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры» номинациясендә икенче урын.

«ФМЕТЕР» ҖЧҖ

- «Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры» номинациясендә өченче урын.

«Агро-Рост Экспорт» ҖЧҖ

- «Ел трейдеры» номинациясендә өченче урын.

Конкурсның округ этабында җиңүчеләр федераль этапта катнашачак.

Федераль этап лауреатларын бүләкләү тантанасы «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумында узачак. Җиңүчеләр «Россия экспорт үзәге» АҖдән төрле бонуслар алачак. Алар арасында Мәскәүдә Экспорт мәктәбе базасында акселерация программасы буенча укыту, шулай ук экспортерларга мәгълүмат ярдәме чараларының киң исемлеге бар.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин: https://www.exportcenter.ru/press_center/all-news/opredeleny-luchshie-eksportery-privolzhskogo-federalnogo-okruga/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International