АПКның Татарстан предприятиеләре AgroCode Awards премиясенә дәгъва кыла алалар

2021 елның 31 октябре, якшәмбе

Агросәнәгать комплексы предприятиеләре AgroCode Awards беренче бөтенроссия премиясен алу  конкурсында  катнашуга  чакырылалар. Премия аграр тармакта (AgroTech) иң нәтиҗәле һәм технологик чишелешләр тапкан    үз  компанияләребезне һәм белгечләребезне  ачыкларга  мөмкинлек бирәчәк. Моны авыл хуҗалыгын цифрлаштыруга ярдәм итү кысаларында Россельхозбанк оештыра.

Җиңүчеләрне 4 номинациядә билгеләячәкләр:

 1. Agro Machinery - фермерларга уңышны яхшыртырга һәм финанс күрсәткечләрен арттырырга ярдәм итә торган Техника.

2. Agro Digital - авыл хуҗалыгында беренче елда ук сыйфатлы үзгәрешләргә ирешергә ярдәм итә  торган цифрлаштыру Кейслары.  

3. Agro Revolution – авыл  хуҗалыгын нигездән үзгәртергә ярдәм итә торган, киләчәкне алдан  күреп  эшләнгән Технологияләр һәм  фәнни ачышлар.

4. AgroHero - тармак Геройлары: эшләре авыл хуҗалыгын яхшырак һәм нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итүче эшкуарлар  һәм топ-менеджерлар.

 Финалга иң көчле 20 проект узачак. Һәр номинациядә җиңүче жюри тарафыннан  ябык тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк, аның составына алдынгы фәнни учреждениеләрнең, агрокомпанияләрнең вәкилләре, шулай ук АПК тармагы экспертлары керә.

Бүләкләү тантанасы 19 ноябрьдә Мәскәүдә узачак.

Гаризалар түбәндәге сайтта кабул ителә: : https://agro-code.ru/awards/.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International