Районның төп чыршысы аллы-гөлле утлары белән җемелдәде

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

“Казан арты” паркында Биектау районының төп чыршысын ачу тантанасы булды. Биек, купшы чыршы үз янына олыларны һәм балаларны җыйды, термометр баганасы шактый салкын булуны күрсәтсә дә, берәү дә туңып басып тормады.

Күз явыңны алырлык итеп бизәлгән “Казан арты” паркы кунакларны бик күп Кыш бабайлар һәм әкият геройлары белән каршы алды. Алар бәйрәмгә җыелучыларга күңелсезләнергә дә, шулай ук туңарга да вакыт калдырмадылар. Җырлар, биюләр һәм күңелле уеннар олыларны да, балаларны да әкият дөньясына җәлеп итте.

Биектаулыларны бәйрәм белән котларга Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов та килгән иде. Ул авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт куючыларны һәм узып баручы елда аеруча зур киеренкелек белән эшләргә туры килгән медицина хезмәткәрләрен аерым билгеләп үтте.

- Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Иң мөһиме сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар телим, - дип мөрәҗәгать итте бәйрәмгә килүчеләргә Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.

Барысын да куандырып, бәйрәм салюты яңгырады. Аннары тамашаны әкият гер ойлары - юлб арыслар, үгезләр, Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм шамакайлар театральләштерелгән тамашалары һәм күңелле биюләре белән дәвам иттерделәр. Тамаша вакытында теләге булучылар боз шәһәрчегендә сәяхәт итеп, таудан да шуа алдылар.

- Миңа биредә барысы да бик ошады. Боз тавы, лабиринт, чыршы, җырлар - алар шулкадәр матур һәм кызыктырып торалар. Кая карама - бөтен нәрсә дә матур, күңелле, - диде бәйрәм карарга килгән Нелли Илдарова.

- Без Биектауга Азнакайдан күченеп килдек. Быел биредә беренче Яңа елны каршылыйбыз. Монда бик матур. Шундый бәйрәм ясаганнары өчен барысына да рәхмәт, - диде Тәгъзимә Дәүләтшина.

Шушы ук кичтә Дөбьязда һәм Биектау район үзәгендә дә Чыршы ачу тантаналары уздырылды. Бәйрәмнәрнең һәркайсы да балалар, әти-әниләр һәм, гомумән, биектаулылар өчен үзенчәлекле һәм истә калырлык матур вакыйгага әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International