Коммерция эшчәнлегендә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре турында

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 елның 08 июлендәге 1560-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 20 статьясы нигезендә дәүләт хезмәт күрсәтүләр һәм коммерция эшчәнлегендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм тиешле территориядә яшәүче башка халык телләре һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле күләмдә кулланыла. Телне белмәү сылтавы белән гражданнарга хезмәт күрсәтүдән баш тарту закон нигезендә җаваплылыкка китерә.

Игъланнар, афишалар, башка күрсәтмә мәгълүмат текстлары Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә рәсмиләштерелә. Чыгарыла торган продукциягә ярлыклар, инструкцияләр, этикеткалар рус телендә, шулай ук җитештерүче теләге буенча, татар телендә һәм (яисә) Россия Федерациясе халыкларының туган телләрендә рәсмиләштерелә.

Шулай ук Россия Федерациясе Конституциясен һәм Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган законнары үтәлешен күзәтүне прокуратура органнары гамәлгә ашырганын исегезгә төшерәбез («Россия Федерациясе прокуратурасы турында» 1992 елның 17 гыйнварындагы 2202-1 номерлы Федераль законның 21 статьясы).

Шуңа бәйле рәвештә сезнең сәүдә объектларында сатып алучылар өчен мәгълүматны «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 елның 08 июлендәге 1560-XI номерлы Татарстан Республикасы Законына туры китерүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International