Биектау районы прокуратурасы предприятие хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләтүгә иреште

2022 елның 30 декабре, җомга

Хезмәт хакын түләмәү мәсьәләсе буенча «Серп и Молот» ҖЧҖ хезмәткәрләренең мөрәҗәгате буенча район прокуратурасы тарафыннан коммерция оешмасын тикшерү уздырылды, аның барышында хокук бозулар ачыкланды.

Тикшерү барышында оешманың хезмәт хакы буенча 21 хезмәткәр алдында 2022 елның октябре өчен 386000 сумлык бурычы барлыгы ачыкланды.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, 2022 елның 01 декабрендә район прокуратурасы тарафыннан Татарстан Республикасы Биектау суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясына хезмәт хакын түләтү турында суд приказы чыгару турында, хезмәт хакын түләүне тоткарлаган өчен акчалата компенсация түләтү турында 21 гариза юлланды, алар 2022 елның 08 декабрендә каралды һәм канәгатьләндерелде, «Серп и Молот» ҖЧҖ нән хезмәткәрләргә тиешле акчалата түләүләрне түләтү турында суд приказлары чыгарылды.

Хәзерге вакытта хезмәткәрләргә хезмәт хакы, акчалата компенсация тулы күләмдә түләнде.

 

 

26.12.2022

 

Прокурор ярдәмчесе                                                                       Р.А. Шәфыйков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International