«Ел экспортеры» конкурсында катнашу бушлай. Анда эре компанияләр, кече һәм урта бизнес компанияләре, шулай ук индивидуаль эшкуарлар катнаша ала.
Төп номинацияләр:
Моннан тыш, һәр премия дәгъвалаучы өстәмә номинацияләрдә катнашуга гариза бирә ала:
Катнашу өчен заявканы 30 июньгә кадәр Россия экспорт үзәге сайтында: https://www.exportcenter.ru/awards электрон анкета тутырып тапшырырга мөмкин.
Башлангыч этапта экспортерлардан бары бер генә документ - Салым органында исәпкә кую турында таныклыкның электрон күчермәсе (ИНН күчермәсе) соратылачак.
Конкурста салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар һәм штрафлар түләү буенча үтәлмәгән йөкләмәләре, Россия Федерациясе бюджеты алдында срогы чыккан бурычлары булмаган компанияләр катнаша ала. Премиягә дәгъва кылучылар булып, чит ил юридик затлары, шулай ук устав капиталында офшор зоналарында теркәлгән чит ил юридик затлары өлеше 50% тан артып киткән, юридик затлар буларак гамәлгә куелган компанияләр була алмыйлар.
Катнашу турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин: https://www.exportcenter.ru/awards/ һәм «Татарстан Республикасы эшкуарлыкны яклау фонды» коммерциягә карамаган микрокредит компаниясенең (алга таба - ЦПЭ) экспортны яклау үзәгендә: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 279) ЦПЭның эшкуарлар белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгечендә - Ширеева Наталья Евгеньевнада.