Кадрлар бүлегенең төп бурычлары:

  • Муниципаль вазыйфаларның һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларының Бердәм Реестры, район Советы һәм Башкарма комитетының штат расписаниеләре нигезендә, Район Советының һәм Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының (алга таба - район Башкарма комитеты) югары квалификацияле кадрлар потенциалын туплауда һәм формалаштыруда катнашу.
  • Кадрлар резервы белән эшләүне оештыру һәм аны нәтиҗәле файдалану.
  • Муниципаль хезмәткә кергәндә, граждан тарафыннан тапшырыла торган шәхси белешмәләрнең һәм башка белешмәләрнең дөреслеген тикшерүне оештыру, шулай ук дәүләт серен тәшкил итүче белешмәләргә билгеләнгән формада рөхсәт бирү.
  • Муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрне тикшерүне оештыру, шулай ук муниципаль хезмәт белән бәйле чикләүләрне үтәү.
  • Район Советы һәм район Башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләренә аттестация, квалификация имтиханнарын үткәрү.
  • Муниципаль хезмәткә керүгә, аны узуга, хезмәт шартнамәсе (контракты) төзүгә, муниципаль хезмәт вазыйфасына билгеләп куюга, муниципаль хезмәт вазыйфасын биләгән урыннан азат итүгә, муниципаль хезмәт хезмәткәрен муниципаль хезмәттән азат итүгә һәм аның пенсиягә чыгуына бәйле муниципаль хокукый актлар проектларын әзерләү һәм тиешле документларны рәсмиләштерү.
  • Муниципаль хезмәт вазыйфаларына карый торган вазыйфаларга эшкә рәсмиләштерүгә, хезмәт шартнамәсе төзүгә, муниципаль хезмәт вазыйфаларына карый торган вазыйфадан азат итүгә һәм тиешле документларны рәсмиләштерүгә бәйле муниципаль хокукый актлар проектларын әзерләү.
  • Муниципаль хезмәткәрләрне, шулай ук муниципаль хезмәт вазыйфаларына кертелмәгән вазыйфаларны биләүче хезмәткәрләрне әзерләүне, яңадан әзерләүне һәм аларның квалификациясен күтәрүне оештыру.
  • Кадрларны исәпкә алуның, аларның хәрәкәтен һәм кадрлар буенча хисаплылыкның рациональ системасын оештыру.
  • Кадрларны нәтиҗәле файдалану буенча тәкъдимнәр эшләүдә катнашу.
  • Җирле үзидарә органнарының кадрлар белән эшләү эшчәнлегенә методик җитәкчелеген тәэмин итү, аларга бу эшне үткәрүдә практик ярдәм күрсәтү.

Кадрлар бүлеге функцияләре:

  • Районда кадрлар потенциалын анализлауда катнаша, район Советын һәм район Башкарма комитетын югары квалификацияле белгечләр белән вакытында комплектлауга юнәлтелгән чаралар күрә.
  • Муниципаль хезмәткәрләргә аттестация һәм квалификация имтиханнарын уздыруны оештыра.
  • Биектау муниципаль районының вазыйфага билгеләп кую, кадрлар күчерүләренә һәм муниципаль хезмәткәрләрне, Район Советы һәм район Башкарма комитеты муниципаль хезмәт вазыйфаларына карамаган вазыйфа биләүче хезмәткәрләрне (алга таба - хезмәткәрләр) урыннарыннан азат итү турында муниципаль хокукый актлары проектларын әзерли.
  • Район Советы һәм Башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары һәм аларга өстәмәләр, тиешле еллар эшләгән өчен өстәмәләр, бүләкләүләр һәм дисциплинар җаваплылык билгеләү турында Биектау муниципаль районының муниципаль хокукый актлары проектларын әзерли.
  • Муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә конкурс, муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү буенча нигезләмә проектларын, муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә конкурс үткәрү буенча комиссия составы, аттестация комиссиясе составы турында күрсәтмәләр проектларын әзерли.
  • Биектау муниципаль районы авыл җирлекләренә методик һәм практик ярдәм күрсәтә.
  • Муниципаль хезмәт үтүгә бәйле район Советы һәм Башкарма комитеты боерыклары проектларын әзерли.
  • Муниципаль хезмәткәрләргә, хезмәткәрләргә аларның хокукый хәле, Муниципаль хезмәт белән бәйле чикләүләрне үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.
  • Район Советына һәм Башкарма комитетына кадрлар мәсьәләләре, тиешле еллар эшләгән өчен пенсия, муниципаль стаж буенча кергән гражданнар мөрәҗәгатьләрен карый, аларны хәл итү буенча тиешле тәкъдимнәр әзерли.
  • Муниципаль хезмәткәрләрне һәм хезмәткәрләрне әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү планнарын эшли.
  • Муниципаль хезмәткәрләрнең һәм хезмәткәрләрнең эш стилен һәм методларын камилләштерү буенча районның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чараларда катнаша.
  • Муниципаль хезмәт вазыйфаларының Бердәм Реестрын һәм район Советы һәм Башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләре Реестрын алып бара.
  • Шәхси эшләр формалаштыра, муниципаль хезмәткәрләрнең, хезмәткәрләрнең хезмәт кенәгәләрен исәпкә ала һәм саклый, аларга тиешле үзгәрешләрне үз вакытында кертә.
  • Муниципаль хезмәт вазыйфаларына һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларына карамаган вазыйфаларга яңа билгеләнгән затларның документларын кабул итә, тикшерә, кергән документларның сакланышын тәэмин итә.
  • Материалларны муниципаль архивка әзерләүне һәм тапшыруны тәэмин итә.
  • Район Советы һәм Башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләренә тиешле еллар эшләгән өчен пенсия билгеләү комиссиясе утырышы өчен кирәкле документлар пакетын әзерли.
  • Муниципаль стажны исәпләү һәм муниципаль хезмәткәрләргә, Совет һәм Башкарма комитет хезмәткәрләренә хезмәт хакына өстәмәләр билгеләү буенча комиссия утырышы өчен кирәкле документлар пакетын әзерли.
  • Эш вакытын исәпкә алу табелен рәсмиләштерә, муниципаль хезмәткәрләргә һәм район хезмәткәрләренә ел саен түләнә торган һәм өстәмә отпусклар бирү өчен район Советы һәм Башкарма комитеты боерыклары проектларын әзерли.
  • Муниципаль хезмәткәрләргә, район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләренә вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләрен рәсмиләштерә.
  • Муниципаль хезмәткәрләргә, Совет һәм Башкарма комитет хезмәткәрләренә чираттагы отпускларны вакытында бирүне контрольдә тота.
  • Район Советы һәм Башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләренең үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны үз вакытында тапшыруны, аларны саклауны тәэмин итә.
  • Муниципаль хезмәткәрләргә, район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләренә таныклыклар бирә һәм исәп алып бара.
  • Муниципаль хезмәткәрләрнең, район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләренең вазыйфаи инструкцияләрен исәпкә алып бара һәм саклый.
  • Хезмәт законнары һәм муниципаль хезмәт турындагы законнар белән билгеләнә торган кадрлар эшенең башка мәсьәләләрен хәл итү.
Бүлек җитәкчесе

Телефон: 8 (84365) 2-30-70
E-mail:

Баш белгеч

Телефон: 8 (84365) 2-30-70
E-mail:

Баш белгеч

Телефон: 8 (84365) 2-30-70
E-mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International