Министрлыкта 2017 елның 8 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды

2017 елның 9 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елның 8 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясауга багышланган киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

Чарада районнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, республика хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Терлекчелек тармагының күрсәткечләре турындагы нотык белән Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2017 елның 1 сентябренә республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында эре мөгезле терлекләр саны 746 мең баш, шул исәптән сыерлар 245,9 мең баш исәпләнә. 870,4 мең тонна (узган елның шушы чорына карата 105%), 870,4 мең тонна – терлек ите һәм кош ите (102%), шул исәптән эре мөгезле терлек ите – 65,7 мең тонна (104%).

Министр урынбасары сүзләреннән аңлашылганча, эре мөгезле терлекләр саны республиканың Зәй, Сарман, Яңа Чишмә, Балтач, Кукмара, Саба һәм башка районнарында арткан.

Сөт җитештерү күләмнәрен шактый арттырган районнар: Зәй, Әтнә, Кукмара, Әлки, Балык Бистәсе һәм Теләче районнары. Сөт җитештерү кимегән районнар: Минзәлә, Кама Тамагы, Тукай һәм Апас районнары.

Нәҗип Хаҗипов шулай ук терлекләрне җәйләүләрдән кышкы абзарларга ккүчерү, азык сыйфаты мәсьәләләренә тукталды, катнашучыларга «Кырлай» АФ” ҖЧҖ базасында узачак дистанцион ат чабышлары турында хәбәр итте.

Аннары “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов чыгыш ясады, ул киңәшмәдә катнашучыларга терлекчелектә нәсел эшенә йомгаклар турында мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International