Ел башыннан Татарстанлылар "Халык инспектор"ы мобиль кушымтасы аша 44 000 мөрәҗәгать белдерделәр

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Бүген ТРның Министрлар Кабинетында узган брифингта “Халык инспекторы” дәүләт мәгълүмати системасы эшләренә нәтиҗә ясалды. Аның нәтиҗәләре хакында Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының урынбасары Тимур Зарипов белдерде. 

Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы торышын яхшыртуга юнәлтелгән “Халык инспекторы” дәүләт мәгълүмати системасы 10-нчы октябрьдә башланып китте. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы проектның заказчигы булып тора, “Мәгълүмати технологияләр үзәге” дәүләт унитар предприятиесе – системаның операторы.

Махсус моблиь приложение ярдәмендә татарстанлылар юл йөрү һәм төзекләндерү (парковка) кагыйдәләрен бозу очракларын видеога төшерә һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ-на җибәрә ала.

Приложениены авторизацияләү өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталының логин һәм пароле кулланыла. Мөрәҗәгатьне җибәргәннән соң, гаризаның каралу барышын тикшереп торырга мөмкин.

Бүгенге көндә укылмый торган дәүләт номерларына, фотоның сыйфаты начар булганнарга, шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен бозуның урыннарының гомум планын билгеләмәгәннәргә кагылышлы берничә белдерү кәгазе генә модерация үтмәгән, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте


“Гариза”лар 8 төр кагыйдә бозу буенча кабул ителә. Мобиль кушымта ярдәмендә автобус юлыннан бару, рөхсәт ителмәгән җирдә сулга борылу, кызыл төскә үтү, машинаны тротуарда калдыру, тротуардан бару, стоп-линиягә чыгу, җәяүлене үткәрмәү, “яшел” зонада туктау турында шикаять итәргә мөмкин. Иң күп шикаятьләр машиналарны тротуарда калдыру һәм яшел зонада туктаулар буенча килгән. Җәяүлеләрне үткәрмәү турында 1600дән артык кеше хәбәр салган, автобус юлыннан бару турында 180гә якын шикаять кабул ителгән. Калганнары исә 2-3 процентттан кимрәк тәшкил итә.

Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, “Халык инспекторы” китергән файда бик зур. Административ хокук бозу турындагы карарлар 15 миллион сумга чыгарылган. Инде түләнгән штрафлар суммасы 6 милион сумнан артык.


Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International