Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында техниканы ремонтка әзерләү буенча АПК оешмалары арасында конкурслар үткәрү мәсьәләләре каралды

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларының техниканы ремонтлауга әзерлеге буенча АПК оешмалары арасында конкурслар үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда министр урынбасарлары Тәлгать Таһирҗанов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Ришат Хәбипов, Олег Земсков, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Татарстан Республикасының Дәүләт техника күзәтчелеге белгечләре һәм башкалар катнашты.

Мондый конкурслар Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 2017 елның 14-17 ноябрендә узачак. Комиссияләр республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында техниканың кышка куелышын, машина-трактор парклары территорияләренең торышын, хезмәтне саклауның үтәлешен, шулай ук АПК оешмаларының авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерлеген тикшерәчәкләр.

«Конкурслар уздыруга барыгызның да җаваплы каравын һәм бу атнада әлеге эшне төгәлләне сорыйм, – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов. – Игътибар ителергә тиешле иң мөһим элементларның берсе – техниканың җитешсезлекләре турында актлар булу. Запас частьләргә хәзер үк заявкалар бирергә кирәк. Киләсе ел чәчүе җиңел булмаячак, һәм без моның өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тиеш».

Конкурслар үткәрү кагыйдәләре турында җентекләбрәк Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов сөйләде. «Барлык машиналар да күтәрмәләргә куелган булырга, майланган, шиннарда басым киметелгән булырга тиеш. Шуны истә тотарга кирәк, техниканы эксплуатацияләү срогы аны сыйфатлы саклаудан, план буенча һәм профилактик ремонтлаудан тора», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International