Татарстан спортчысы Россиядә яшүсмерләр арасында йөзү буенча яңа рекорд куйды

2017 елның 24 ноябре, җомга

Кичә Казанның Су спорты төрләре сараенда төгәлләнгән кыска арага йөзү буенча Россия чемпионатында Татарстан спортчылары өч алтын һәм өч бронза медальгә лаек булды.

Ярышларда катнашкан 860 спортчының 67се (43 ир-ат һәм 24 хатын-кыз) Татарстаннан иде. 5 көн эчендә барлыгы 46 комплект бүләк уйнатылды.

200 һәм 400 метр арага ирекле стиль белән йөзүдә Александр Красных алтын медаль яулады, 400 метрлы дистанциягә комплекслы йөзүдә исә Эдуард Вәлиәхмәтов беренче урынга лаек булды. Моның өстенә, Эдуард Вәлиәхмәтов Россиядә яшүсмерләр арасында йөзү буенча яңа рекорд та куйды.


МА "Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International