Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында видеоконференциядә фермерлыкны һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

17 гыйнварда авылда кече хуҗалыкларны үстерү грант программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча селектор киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры Владимир Свеженец үткәрде.

Чарада Идел буе Федераль округы АПК идарәсенең 10 төбәк органыннан вәкилләр, шулай ук Татарстан Республикасыннан — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Министрлык, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы идарәсе белгечләре, 2017 елда грантлар откан фермер хуҗалыклары башлыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре катнашты.

2018 елда эш башлаучы фермерларга 3,5 млрд. сум күләмендә ярдәм карала, гаилә җтерлекчелек фермаларын үстерүгә – 3,7 млрд. сум. 2018 году дәүләт ярдәмен 3 меңләп крестьян (фермер) хуҗалыгы алачак.

Владимир Свеженец, дәүләт ярдәме юнәлешләрнең берсе - авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү, диде. 2017 елда 173 авыл хуҗалыгы кооперативына грант ярдәме күрсәтелә. Грантның уртача күләме – 10,7 млн. сум, бу 2016 елга караганда 39%ка күбрәк.

Ришат Хәбипов Татарстанда грантярдәмен алучылар турында сөйләде. Татарстан Республикасында 6 ел эчендә яшь фермерларга һәм гаилә фермаларын үстерүгә ярдәм программалары буенча 821 КФХ - 1,6 млрд. сум грант алган, шул исәптән 2017елда – 121 КФХ - 375 млн. сум күләмендә.

Ведомство программасы буенча кооперацияне үстерүгә 20 кооператив грант алган - 260,6 млн. сум күләмендә, шул исәптән 2017 елда - 9 кооператив - 150 млн. сум күләмендә.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешү шартлары буенча, грантлар алучы фермерлар тарафыннан 167 эш урыны булдырылырга тиеш иде, фактта – 189 (113%) булган, кооперативлар 44 эш урыны булдырырга тиеш иде, фактта 44 (100%) булган. Шулай ук җитештерү күләмнәрен 10%ка арттыру индикаторлары да үтәлгән.

Киңәшмәдә катнашучылар фермер хуҗалыкларында эш барышында килеп чыга торган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре грант алганда барлыкка килә торган сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International