Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге автокибетләре республиканың 580нән артык торак пунктына хезмәт күрсәтәләр

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Татарстанда мобиль сәүдә популярлашып бара. Бүгенге көндә Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге автокибетләре республиканың 580нән артык торак пунктына хезмәт күрсәтәләр.

Моннан тыш, авыл кешеләренең Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге предприятиеләре җитештергән продукцияне сатып алу мөмкинлекләре дә барлыкка килә. Бу юнәлештә Буа районы кулланучылар җәмгыяте актив эшли (мартта 201 мең сумлык үзендә җитештерелгән товар сатылган), Алексеевск, Балык Бистәсе районнары - (һәркайсы 180 мең сумлык) һәм Мамадыш районы - (168 мең сумлык).

Гомумән алганда, кулланучылар кооперациясе системасы буенча ел башыннан алып иң күп товар әйләнеше Зәй һәм Буа районнары кулланучылар җәмгыятьләрендә – 595 мең сум һәм 549 мең сум. Зәй районы кулланучылар җәмгыяте белгечләре сүзләренә караганда, иң күп сатыла торган товарлар арасында икмәк-күмәч әйберләрен, кондитер, макарон әйберләрен һәм төрле төрдәге казылык продукциясен атарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International