Татарстанда укытучыларның һөнәри үсешенә грантлар ярдәмендә булышлык итү кертелде

2018 елның 19 июне, сишәмбе

2018 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының һөнәри үсешенә грантлар ярдәмендә булышлык итү кертелде. Грантка дәгъва кылучылар берничә: «Өлкән укытучы», «Укытучы-мастер», «Укытучы-остаз», «Укытучы-эксперт» номинацияләрендә катнаша.

Грант укытучыларның һөнәри үсешенә грантлар ярдәмендә булышлык итү турындагы нигезләмәнең таләпләренә һәм критерийларына туры килгән  беренче һәм югары квалификация категорияле педагогларга юнәлтелгән. Сайлап алу нәтиҗәсе буенча җиңүчеләр ай саен өстәмә түләү алу хокукына ия булачак. Грантка дәгъва кылучыларның расланган саны – 708 кеше.

2018 елның 15нче июненә uchgrant.ru электрон мәйданчыгында грантка дәгъва кылучы 1535 кеше теркәлгән. Грантка дәгъва кылучыларның материалларын бәяләү буенча республика эксперт комиссиясе 2018 елның 15нче июненнән 25нче июньгә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International