Путин Федераль җыенга быел икенче тапкыр мөрәҗәгать итәчәк

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

 

Президент юллама белән 2018нче елның ахырына кадәр яисә 2019 елда чыгыш ясаячак.

Россия президенты Владимир Путин Федераль җыенга 2018нче елның ахырына кадәр икенче тапкыр мөрәҗәгать итүе ихтимал. Бу хакта Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза "Известия".

Юллама белән чыгыш ясау көне әлегә билгеле түгел. Ул 2018нче елның ахыры яисә 2019 ел да булырга мөмкин, диелгән хәбәрдә.

РФ Президентының 1 марттагы Федераль җыенга юлламасы 2017нче ел өчен булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International