Бүген мөселманнарның иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе

2019 елның 11 августы, якшәмбе

Бүген мөселманнар ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәмен олылый.

Ул хаҗ тәмамлануын белдерә, Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләнә һәм дүрт көн дәвам итә. Бәйрәм Аллаһы Тәгаләгә карусыз, тугры булуны күрсәтә, аның тарихы да Аллаһы Тәгаләдән ул сорап дога кылган Ибраһим пәйгамбәр белән бәйле. Биектау районында гомер итүче дин кардәшләребез дә бүгенге иртәне мәчетләрдә  вәгазь тыңлап, бергәлектә бәйрәм намазын  кылып каршы алды. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин  матур гадәт буенча районның “Үзәк” мәчетенә  килде. Көн дәвамында  авылларда һәм  Полковая урамында урнашкан мәчет каршында  корбанлыклар чалына. Олуг бәйрәм  мөбәрәк булсын! Раббыбыз шушы көнне ихластан дога кылырга, корбан китерергә, рухи тынычлык алып, Аның мәрхәмәтенә ирешергә насыйп итсә иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International