Татарстан Президенты Яңа ел алдыннан журналистлар белән очрашты. Чарада яңгыраган кайбер фикерләрне укучыларга да җиткерәбез.
ТАССРның 100 еллыгына кигән милли киеме турында
Без үзебезнең милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, милли ризыгыбызны, динебезне сакларга тиеш. Ашаудан, диннән, җыр-биюдән тыш, безнең милли киемнәребез дә бар. Аны артистлар гына кияргә димәгән бит? Милли стильдә тегелгән бу костюм галстук бәйләп йөрүгә караганда уңайлырак та, матуррак та. Фотоларга карасаң, элек бөтен күренекле шәхесләребез шул киемнән йөргән.
Сайлау турында
Үз-үземне Президентлыкка кандидат итеп күрсәтергә вәкаләтем юк. Әгәр минем кандидатурага тукталсалар, моның белән килешә яки баш тарта гына алам. Сайлаулар – республика өчен мөһим мәсьәлә. Минем әле 9 ай вакытым бар. Калган вакытта нәтиҗәле эш күрсәтергә кирәк, аннары карарбыз. Мөмкинлек була икән, сайлауда катнашуны кире какмыйм.
Санкцияләр турында
Әйе, бу азрак уңайсызлыклар тудыра. Черкиләр канны эчкәндә, бик үк рәхәт түгел. Әмма үләрлек, түзмәслек тә түгел. Партнерларның күбесе моны аңлый, Россия хөкүмәте сәяси аңлашылмаучанлыклар хәл ителер дип көтә. Без Кытай белән элемтәләрне киңәйтәбез. Төркия, Гарәп илләре белән яхшы мөгамәләдә. Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан белән хезмәттәшлек итәбез.
Чүп яндыру заводы турында
Без бит әле чүп яндыру заводы турында карар кабул итмәдек. Халыкара экспертиза булырга тиеш, мин экоактивистлар белән очрашачакмын. Халыктан: «Нинди сорауларыгыз бар?» – дип кызыксыначакмын.
Чүпне аерым җыю проблема түгел, аны утильләштерү – мөһим мәсьәлә. Күпләгән чүплекләр үзгәртеп булмый торган зыян китерә, бу проблема белән бөтен ил көрәшә. Финляндиядә 20 ел эчендә эшкәртелми торган чүп-чарны 60 проценттан 1 процентка калдыра алганнар. Бу илдә чүпне термик эшкәртәләр, полигоннар кулланмыйлар.