ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе
Территорияне төзекләндерү эше иртә яздан башланды: агачтан кечкенэ йорт, кое, тегермән макетлары ясалды; фанер һәм такталар кулланып татар һәм рус кызы образында клумбалар эшләнде. Җәй җитүгә болар барысы да бакча яны уен мәйданчыгына урнаштырылды. Бүген бу кече архитектур формалар барысы да чәчәкләргә күмелеп, хуш исләр чыгарып килгән кунакларны сөендереп утыралар.
Балалар төрле ярышларда көч сынаштылар, шаян уеннар уйнадылар,туйганчы биеделәр. Җиңүчеләргә яшхы бүләкләр әзерләнгән иде. Ахырдан барлык бәйрәмгә килгән балалар Алат спирзаводы авылында яшәүче Айрат Гилемханов алып килгән туңдырма белән сыйландылар. Бәйрәм чарасы балалар күңеленә хуш килде.
Бәйрәм намазына Алан-Бәксәр һәм Алат спиртзаводы авылларыннан 50гә якын мөселман ир-ат килгән иде. Араларында яшьләр һәм балалар булуы аеруча куандыра.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International