ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Төнге резонанс” исемле чара Казан галиме Завойский ачкан парамагнитик резонанс исеменнә алынган.

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр Порталында балалар бакчасы өчен түләүне компенсацияләү буенча хезмәт яхшыртылды.

1 июньнән 2016-2017 уку елына мәктәпкә кадәр мәгариф оешмаларына балаларны кабул итү башланды.

2016 елның 27 июненнән 3 июльгә кадәр “112” номерына 41 884 шалтырату ясалган, аларның 51,5% ялган булган.

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында “Компьютер системаларында программалаштыру”, “Компьютер системалары һәм комплекслары”, “Почта элемтәсе”, “Икътисад һәм бухгалтер хисап” белгечлекләре буенча белем алган чыгарылыш укучыларга дипломнар тапшыру танатанасы узды.

25 еллык тарихы өчен ICL-КПО ВС компаниясе югары эшчәнлек күрсәтте. Оешма консалтинг, проектлар алып бару, төрле күләмдәге мәгълүмати системалар булдыру һәм аларга хезмәт күрсәтү эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Нидерланд Корольлеге вәкилләренең эш сәфәре кысаларында Иннополис проектларын үстерү һәм партнерлык турында сөйләштеләр. Очрашу кысаларында Иннополис Университеты ректоры Амстердам университеты коллегалары белән ике югары уку йорты хезмәттшлеге мөмкинлекләре турында сөйләде.

"ТР Халык контроле" кушымтасының яңасы эшли башлады. Анда уңайлы интерфейс сакланды, кулланучыларның иң кызыклы тәкъдимнәре һәм теләкләре исәпкә алынды.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International