ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында республика предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтара башлады. 

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында республика предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтара башлады. 

Бүген Югары Осланда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" БСП ТТБ секретаре урынбасары Юрий Камалтынов җирлек башлыклары һәм "БР" партиясенең беренчел бүлеге җитәкчеләре белән очрашу үткәрде. Биредә яшәүчеләр депутатларга районны үстерү буенча тәкъдимнәрен белдерде.

ТР Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IBMның Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы генераль директоры Мишель Шарук белән очрашты.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында Югары Ослан районының 100 ләп беренче сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында «ICL-КПО ВС» ААҖнең яңа җитештерү бинасын төзү мәйданчыгында булды.

ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казанда узган мәктәп укучылары арасында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиадасында көмеш медаль яулаган призерларны котлауда катнашты.

Татарстанда хокук бозуларны кисәтү, җинаятьләрне ачуда ярдәм итү, кешеләр күпләп җыелган урыннарда ни булганын мизгел эчендә күрү мөмкинлеге бирү – “Имин шәһәр” комплексына салынган бурыч. Республиканың видеокүзәтү системасы үзәге булырга тиешле һәм Татарстанда булган барлык камераларны үзенә алачак бердәм мәгълүмати ресурс эшкәртү эшләре тәмам дияргә була.

Россиядә беренче тапкыр уздырылган информатика буенча халыкара олимпиадада илебез командасы шактый уңышлы чыгыш ясаган. Интеллектуаль ярышта көндәшлек бик көчле булса да, илебез өчен чыгыш ясаган 7 егет һәм 1 кыз барысы да медальле булды. Гомуми команда исәбендә исә безнекеләр Кытайга гына бирешеп, икенче баскычны яулады.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр итәргә тиешләр иде. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International