ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе
Корбан Гаете - мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе. Быел ул 12 сентябрьгә туры килә. Бу көнне гает намазын уку һәм вәгазъ тыңлау өчен мәчеткә иллегә якын ир-ат җыелган иде. Болар - Алан-Бәксәр һәм Алат спиртзаводы авылында яшәүче мөселманнар һәм шәһәрдән кайткан кунаклар. Соңгы елларда гает намазына олыларга ияреп мәчеткә балалар да йөри башлавы куандыра. Намаздан соң бәйрәм хөрмәтенә авыл җирлегендә эшләүче хатын-кызлар ир-атларны чәй һәм гает коймагы белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International