ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

21 октябрьдә бакчабызда "Игенченең хезмәт яме" дигән бәйрәм үтте. Балаларны игенче хезмәте белән таныштыруны, икмәкнең һәркемгә  кирәклеген төшендерүне, игенче хезмәтенә кызыксыну уятуны, хөрмәт  тәрбияләүне максат итеп куйган бу чарага республикабызның иң уңган игенчеләренең берсе  Фәхриев Фәрит кунак булып килде. Бу чара балаларны презентация ярдәмендә игенче хезмәте белән таныштырудан башланып китте. Аннан соң сүз иң кадерле кунакка - яшь игенче Фәхриев Фәриткә бирелде. Ул балаларга кызыклы итеп механизатор хезмәте турында сөйләде. Фәрит республика күләмендә үткәрелгән яшь игенчеләр конкурсында Мактаулы 3 урынны яулап кайткан, авылыбызның, районыбызның иң уңган, иң тырыш игенчесе. Фәритнең улы Инсаф безнең бакчабызда йөри. Ул әтисенә "Минем әти игенче" дигән шигырь бүләк итте. Балалар икмәк, игенче хезмәте турында шигырьләр, "Чайкала иген кырлары", "Икмәк кадере" дигән җырлар, "Башаклар белән бию" башкардылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International