ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе
7 март көнне Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көненә карата бәйрәм концерты булды. Бәйрәмне мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әзерләгән иде. Кунак булып килгән әниләр, дәү әниләр балалар башкаруында җырлар, шигырьләр һәм миниатюралар карап хозурландылар. Ахырдан балалар якын кешеләренә хезмәт дәресләрендә үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International