ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2017 ел
җомга

Ягымлы, көләч, йөзеннән нур бөркелеп торучан, тырыш, максатына тугры якты бер йолдыз иде, диләр татар кызы Ралинә Гыйльманова турында укытучылары. Шулай дими ни, гап-гади татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән кыз, асыл сыйфатларга ия булмаса, Россиянең иң абруйлы хәрби ансамбленә ничек эләгер иде?! Ралинәнең хыялы тормышка аша, тик гомер җебе 22 яшендә өзелә: ул узган ел азагында бөтен илне тетрәндергән авиаһәлакәттә һәлак булды.

Туган көн нәрсә ул? Хи, шуны да белмәскә, дисезме? Һәр кешенең елга бер килә торган шәхси бәйрәме. Көтеп алынган дип тә өстәрсез. Аны кем көтеп ала? Баланы күз алдына китерик. Бер яшьлек балага да, ике яшьлегенә дә туган көн ни дә, башка көн ни? Өч яшьлек нарасый да аны күп бүләкләр биргәнгә генә ярата. Биш яшькә кадәр сабый бу көнне “бүләк көне” буларак кына кабул итә.

«Мин намаз укый башладым, әмма ирем һәм кайнанам (без бергә яшибез) моңа каршы. «Әгәр намаз укуыңны дәвам итсәң, аерылышабыз, миңа яулыклы хатын кирәкми, мин сине башка төрле чакта яраттым», -  ди ирем. Миңа нишләргә? Аллаһка тугры калыргамы, иремнең сүзен тыңларгамы?»

Экспертлар машина йөртүчеләргә кышкы көпчәкләрне җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска киңәш итә. Моның берничә сәбәбе бар. 

2017 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәргә санаулы көннәр генә калып бара. Быел әлеге олы бүләккә 19 кандидат тәкъдим ителде. Алар арасында Чаллы шәһәренең шәрәфле гражданины, Татарстанның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев та бар. Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән картиналарын ул Татарстанга бүләк итәчәк.

Ул Санкт-Петербург метросында булган фаҗигагә багышланды.  

Республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан аграрийларының язгы чәчү эшләренә әзерлеге турында сүз барды.  Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, мартның икенче яртысындагы салкыннар язгы чәчү эшләрен бераз чигерде. Апрельнең икенче ун көнлеге басулардагы беренчел эшләрне: уҗым культураларын ашлау һәм тырмалау эшләрен башлап җибәрү чоры булачак. 

Кичә Бөреле мәдәният сараенда Биектау районы мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинары булып узды.

Бөреле бистәсендә яшәүче Хатирә Нургаян кызы Сәмигуллина бүген 6 апрельдә үзенең  90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Быел татар дин әһеле, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International