ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2017 ел
җомга

Без барыбыз да, 1945 елның маенда Берлиндагы Рейхстаг гөмбәзенә Җиңү байрагын кемнәр элгәнен төнлә уятып сорасалар да, беләбез: Егоров белән Кантария. Берсе – рус, икенчесе грузин милләтеннән булган бу батырлар турында һәр тарих китабында язылган иде. Байракны беренче булып татар егете Газетдин Заһитов элгән булуы беркайда да күрсәтелмәде.

Казанның 18 нче шәһәр хастаханәсе базасында диагностика үзәге эшли. Күптән түгел генә биредә уникаль технологияләргә ия томографлары булган МРТ кабинеты ачылды дип беләм. Тән әгъзаларын өзлексез сканирлау мөмкинлеге бөтен кешегә дә бушлай тудырыламы? Әлеге тикшеренүгә ничек эләгергә мөмкин?

Дөньяда берничек тә җиңеп тә, бетереп тә булмый торган нәрсәләр бар. Кешеләр аның белән көрәшә, төрле кануннар, әхлак нормалары, юк итү кораллары, көрәш технологияләре уйлап чыгара. Аерым төркемнәр генә түгел, тоташ дәүләтләр шул эшкә алына, төрле кампанияләр оештыралар, ә теге җиңелми. Юкка чыкмый. Аз гына яшеренеп тора да кабат үз эшенә тотына. Әнә шундый феноменнарның берсе – җинаятьчелек.

1 сентябрь көнне бар мөселман дөньясы ислам динендәге иң мөхтәрәм бәйрәмнәрнең берсен Корбан гаетен бәйрәм итәчәк.

Бер хәдистә болай диелә: “Сезнең   иң   яхшыгыз  шул:  кем   Коръән   өйрәнә   һәм  шуны  башкаларга  да  өйрәтә”. Мөгаен, һәрбер мөселманның үз гомерендә бер генә мәртәбә булса да әлеге хәдисне укыганы, яисә ишеткәне бардыр. Әлеге хәдистә Коръәнне өйрәнергә, аны ятларга, һәрдаим укып, аның белән гамәл кылырга өндәмә ята. Боларның һәммәсендә дә олы хәер һәм бәрәкәт бар.

Мөслимдә, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында, мәктәп автобуслары һәм җиңел автомобильләр тапшыру тантанасы узды.

Сентябрь аена температура нормадан югарырак һәм явым-төшем аз булачак дип фаразлана.

Биектау каратэ мәктәбе укучысы Мөхәммәд йосыпов (2007 елгы) Татарстан данын каратэның сетокан төре буенча Ирландиядә узачак Дөнья Чемпионатында яклаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International