Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында Россия киносы елы кысаларында Биектау районы авыл җирлекләре арасында игълан ителгән фильмнар бәйгесендә катнашу өчен төшерелгән кыска вакытлы фильмны халыкка тәкъдим итү булды.

2016 елның 23 августы, сишәмбе
Фильм "Алан-Бәксәр җирлегендә яшәү үзенчәлекләре" диеп атала. Ул Татмедианың Биектау районы бүлеге ярдәме белән төшерелде. Фильм җирлеккә кергән авыллардагы көндәлек тормышны чагылдыра. Төп геройлар инде күптән алтын туйларын билгеләп үткән Гәр авылыннан Погодиннар һәм Бәксәрдән Җиһаншиннар гаиләләре. Алар гаиләдә тату яшәү, балалар тәрбияләү серләре, элекке еллар истәлекләре белән уртаклашалар; тормыш турында сөйлиләр. Клубка җыелган халык фильмны бик җылы кабул итте, ахырдан фикер алыштылар. Бар да, шундый тарихка кереп кала торган чаралар ешрак булсын иде, дигән теләкләр әйттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International