IT-компанияләрнең биш проекты «Иннополис» МИЗ Күзәтү советы утырышында хупланды

2016 елның 18 сентябре, якшәмбе

«Иннополис» МИЗ Күзәтү советының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган чираттагы утырышында махсус икътисади зона резиденты дәрәҗәсе алуга дәгъва иткән IT-компанияләрнең биш проекты хупланды. Шушы проектларның инвестицияләре күләме 99,2 млн сум тәшкил итә.

Аерым алганда, ЦРТ төркеме сәламәтлек саклау өлкәсендә кеше-машина сөйләм интерфейслары үзара тәэсире нигезендә интеллектуаль идарә системалары өчен Voice2Med платформасын эшләү буенча проект тәкъдим итте. Проектны гамәлгә ашыру медицина хезмәткәре телдән әйткән мәгълүматны реаль вакыт режимында текстка әйләндерү мөмкинлеге бирә, ул текст система тарафыннан автомат рәвештә расланган формадагы документка кертелә.

«ТатМобайлИнформ СиДиСи» ҖЧҖнең төп проекты «ОПТИМУМ» чишелешләрен әзерләүдән гыйбарәт. Ул теләсә нинди территорияләрдә зур күләмдәге белешмәләрне эшкәртергә, оператив рәвештә әзер хисаплар эшләп бирергә сәләтле. Шулай ук аңа чикләнмәгән санда файдаланучылар тоташа, хезмәткәрләрнең хезмәт җитештерүчәнлеген 30дан артык процентка арттыра ала.

«Визиолоджи Технологии» ҖЧҖ коммерцияле һәм дәүләт оешмаларының хисап белешмәләрен җыю, берләштерү һәм саклауны системалаштыру мөмкинлеге биргән Visiology мәгълүмати-аналитик платформа компонентларын эшли. Бу исә медицина, сәнәгать, берәмләп сату (ритейл), иминиятләштерү һ.б. өлкәләрдә идарә иткәндә нәтиҗәле карарга килү мөмкинлеге бирә.

«Дисциплина Большие Данные» ҖЧҖ «Иннополис» МИЗ территориясендә предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен «Дисциплина» системасын үстерүне тәкъдим итә. Сервис хезмәткәрләрнең эше турында белешмәләрне эшкәртә һәм хисап төзи.

«ЛокФорГейт» компаниясе проекты шлагбаум, капка, турникетлар һәм башка автомат эшли торган җайланмалар белән дөньяның теләсә кайсы урыныннан идарә итү өчен мобиль кушымта эшләүне күздә тота.

Утырышта хупланган проектлар Россия Икътисади үсеш министрлыгында каралачак, анда аларны техник гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисади зоналар резидентларына карата куелган таләпләргә туры килү-килмәү буенча тикшерәчәкләр.

Шулай ук утырышта шушы совет әгъзалары карары белән «Восход» фәнни-тикшеренү институтына һәм «БАРС Груп» компаниясенә «Иннополис» МИЗ партнеры дәрәҗәсе бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International