ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары КНИТУ КАИ студентлары белән очрашты

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков КНИТУ КАИ студентлары белән очрашты.

Дмитрий Вандюков үзе дә вакытында шушы университетны тәмамлаган. Министр урынбасары белән очрашуга 300ләп студент килде.

“Татарстан – инновацион үсеш мәйданы. Иннополис шәһәре – Россиянең эре мәгълүмати үзәге булачак. Иннополиста барлык инфраструктура булдырылган. 2024 елга “Иннополис” икътисади зонасында 350 резидент-компанияләр булачак, барлыгы 13 меңнән эш урыны булдырылачак.”, - дип белдерде Дмитрий Вандюков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International