Быел күренекле мәгърифәтче, реформатор, фәлсәфәче, дин әһеле Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тула. Бу уңайдан, әдипнең туган ягы Биектауда Галимҗан Барудиның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I Республикакүләм фәнни-тикшерү укулары үткәрелә.
Чараны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Биектау районы мәгариф бүлеге.
Чараның максаты - укучыларның игътибарын Галимҗан Баруди шәхесе, аның эшчәнлеге, хезмәтләре, халкыбызның тарихындагы роленә юнәлтү, фәнни-эзләнү эшчәнлегенә тарту.
Укуларда катнашырга теләк белдереп төрле төбәкләрдән барлыгы 72 гариза килгән. Укуларның I турына инде йомгак ясалган.
Укуларның II турына үтүчеләр 24 гыйнварда Биектау муниципаль районы Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбенә чакырылдылар, дип хәбәр иттеләр Биектау районы мәгариф бүлегеннән.