Биектау укучылары фәнгә тәүге адымнарын атладылар

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Безнең районда белем алучыларның тикшеренү һәм иҗади эшләреннән балалар фәнни-гамәли конференциясен уздыру кебек күркәм гадәт урнашып килә. Аерым алганда исә 31 гыйнвар көнне Биектауның 3 нче мәктәбендә  “Фәнгә тәүге адымнар” дип аталган район конференциясе булды, анда укучылар төрле-төрле темаларга фәнни докладлар белән чыгыш ясадылар. Аларны укучылар үзләре үк әзерләделәр дә.

 

Ксения Яковлева Биектауның 3 нче мәктәбендә 11 нче сыйныфта укый. Хәзерге вакытта ул университетка керергә әзерләнә, тарихчы булырга хыяллана. Төрле конференцияләрдә докладлар белән чыгыш ясавы да беренче генә тапкыр түгел. Шундыйларның берсе – район күләмендә “Фәнгә тәүге адымнар” дип аталган балалар фәнни-гамәли конференциясе. Биредә ул “Казан Федор Иванович Шаляпин тормышында” дигән темага доклад тәкъдим итте:

–   Мин  Татарстан тарихындагы дәреслекләрдә  бу кеше турында материал бик аз дип уйлыйм, һәм минем аның турында күбрәк беләсем, аның тормыш юлы белән башкаларны да таныштырасым килде, – дип уртаклашты үз фикерләре белән Ксения.

Укучыларның докладларына бәяне жюри бирде. Жюри составында  Биектауның Туган якны өйрәнү музее директоры  Билал Шиһабетдинов, Иске Казан музей-тыюлыгының  фәнни хезмәткәре Людмила Ахромова  һәм башкалар булды. Ачылыш алдыннан  жюри әгъзалары  докладчыларга һәм чара кунакларына  котлау сүзе белән мөрәҗәгать  иттеләр.

Конференциядә катнашучы һәркем  докладын кайсы темага әзерләргә кирәклеген үзе сайлаган. Гуманитар һәм табигый фәннәр  дигән ике төп юнәлеш булды. Районның 9 мәктәбеннән барлыгы 19 бала жюри карамагына үзләренең тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр.

“Гуманитар фәннәр” номинациясендә түбәндәгеләр җиңде:

1 нче урын: Ксения Яковлева, Биектауның 3 нче мәктәбе; Анастасия Урамова, Усад, “ТУЛПАР” тәрбия эше Үзәгендә тәрбияләнә; Айзилә Төхвәтуллина, Алат; Йолдыз Мәрдәнова, Мүлмә.

2 нче урын: “Ватан мирасчылары” ДОО, Чыпчык; Илнур Каюмов, Айсылу Зиннәтулина, Усад мәктәбе; Алина Храмцова, Алат; Карина Велишаева, Чыпчык; Арина Харитонова, Шәпше.

3 нче урын: Екатерина Гаврилова, Шәпше.

“Табигый фәннәр” номинациясендә җиңүчеләр:

1 нче урын: Диләрә Уразова, Валерия Тихонова, Айгөл Әхсәнова, 2 нче Биектау мәктәбе; Азат Хәйруллин, 3 нче Биектау мәктәбе.

2 нче урын: Айсылу Габдрахманова, Адель Габдрахманов, Олы Битаман мәктәбе; Игорь Мельников, Бөреле; Ринат Әхмәдов, Данила Михеев, Эвелина Гатиева, Биектауның 3 нче мәктәбе.

3 нче урын: Зилә Әхмәдуллина, Алат.

– Хезмәтләр барысы да кызыклы, иҗади рухта башкарылган. Әлеге конференциядә куелган максатлар һәм бурычлар киләчәктә үз нәтиҗәләрен күрсәтер, – диде “ТУЛПАР” мәктәптән тыш эш Үзәге җитәкчесе Наталья Владимирова.

“Фәнгә тәүге адымнар” конференциясе Биектау укучылары өчен әле беренчесе генә. Планда – аны ел саен уздыру.

 

 


Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Роза ИБРАҺИМОВА әзерләделәр

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International