Конкурста барлык теләгән кеше катнаша ала. Яшь чикләве, әзерлек, нинди бию төре белән шөгыльләнү мөһим түгел.
Ярыш ике этапта уза. Беренче этап 30 гыйнвар көнне интернет тавыш бирү белән башланып китте. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар премиянең лауреатлары булачаклар. Икенче турда җиңү өчен бәйге Казанның иң яхшы концерт залының берсендә 28 февраль көнне узачак һәм чыгыш ясаучыларга мәртәбәле жюри бәя бирәчәк.
Әлеге бәйгедә Биекату районының “Мандарин” бию студиясе “Иң яхшы танцеваль номер (балалар)” номинациясендә катнаша. Алар өчен http://rda2017.ru/ сайтында тавыш бирергә була. “Мандарин”нар 157 номер астында.