“Татарстан чаңгы юллары – 2017” ярышка чакыра

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елның 11 февралендә  “Биектау” стадионында “Россия чаңгы юллары – 2017” XXXV ачык Бөтенроссия күмәк чаңгы ярышлары кысаларында “Татарстан чаңгы юллары  – 2017” чаңгы ярышлары уздырыла.   

Катнашучыларны теркәү иртәнге сәгать 9 да башлана. Ярышларга  10 сәгать 30 минутта старт бирелә. Чаңгы ярышлары түбәндәге яшь төркемнәрендә оештырыла: ир-егетләр – 20 яшькә кадәр, 30, 40, 50, 60 һәм 60 тан өлкән яшьтәгеләр; 

хатын-кызлар – 20 яшькә кадәр,  25, 35, 45, 55 һәм  55 яшьтән өлкән яшьтәгеләр. Районның мәгариф  учреждениеләрендә  белем алучы 1 - 11 сыйныф укучылары да ярышларда катнаша. Катнашучылар саны чикләнмәгән.  

“Россия чаңгы юллары – 2017” кысалаларында  3 һәм 5 километрга ГТО нормасын да бирү мөмкинлеге каралган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International