Татарстан һәм Тамбов өлкәсе арасында 2020 елга кадәр булачак чаралар планына кул куелды

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Бүген Сочида Россия Инвестицион Форумы кысаларында Татарстан Республикасы һәм Тамбов өлкәсе арасында 2020 елга кадәр үткәреләчәк чаралар планын күздә тоткан Килешүгә кул куелды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге план буенча министрлык, идарә оешмаларының сәүдә һәм икътисад тармагында хезмәттәшлеге күздә тотыла. Моның белән беррәттән ул төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек, хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау, мәгълүмати өлкә, элемтә, мәдәният, белем бирү һәм туризмны колачлый.

Әлеге рәсми кәгазьгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тамбов өлкәсе хакимияте башлыгы Александр Никитин кул куйды. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов уртак эшне активлаштыру кирәклеген ассызыклады. Республика лидеры фикеренчә, төбәкләрнең икътисады хезмәттәшлекне җәелдерүгә мөмкинлек бирә.

Татарстан Тамбов өлкәсенә автомобиль, шина, минерал ашламал һәм башка товарлар кертә. Тамбов өлкәсе исә безнең республиканы азык-төлек продуктлары (шикәр, ит, май, сыр) белән тәэмин итә.

Рөстәм Миңнеханов ассортиментны киңәйтү тәкъдиме белән чыкты, аерым алганда Татарстанга җиләк-җмеш культуралары һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен кертүне киңәш итте.


Тамбов өлкәсе хакимияте башлыгы Александр Никитин, үз чиратында, Татарстандагы сөт продукциясе җитештерү күләме белән кызыксынды. Шулай ук очрашуда Татарстан Республкасының мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү тәҗрибәсе дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International