1995 елның 5 мартында җирле Советларга һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау уздырылды. Аның нәтиҗәләре буенча элеккеге авыл советлары урынында 27 җирле үзидарә советы төзелде.
1995 елның уңышын арттыру максатыннан район хуҗалыклары 32 мең тонна минераль ашлама белән тәэмин ителде. Бу ел эчендә АООТ «Агро-химсервис» үзенең эшчәнлеге белән 2 миллиард 200 миллион сум табыш алды.
Бу еллар дәвамында иң зур уңышка капиталь төзелеш өлкәсендә ирешелә. 1995 ел дәвамында гына да бу өлкәдә 66 миллиард 666 миллион сум дәүләт капиталь чыгымнары тотыла. Нәтиҗәдә 26748,5 квадрат метр торак эксплуатациягә кертелә.
1995 ел эчендә район авылларын газ белән тәэмин итү өчен дәүләт бюджетыннан 4916,8 миллион сум акча җәлеп ителә. 2002 фатирга газ кертелә һәм 128,5 километр газүткәргеч сузыла. 1995-1996 еллар аралыгында 10 мәктәп һәм балалар бакчасына, 16 сәнәгать объектларына газ кертелә.