«Мандарин» - «Russian Dance Awards 2017» премиясе лауреаты

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

28 февраль көнне Казан шәһәре бию өлкәсендә иң масштаблы проектларның берсе узган 9 шәһәрнең берсе буларак «Russian Dance Awards 2017» беренче бию премиясе тапшыру тантанасы булды.
Чара Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында узды.
Исегезгә төшерәбез, “Мандарин” бию студиясе беренче этап – интернет тавыш бирүдә 298 тавыш җыеп финалга үтте. Икенче этапта биючеләр жюри алдында чыгыш ясады.

Финалда «Мандарин»нар үзләрен бик лаеклы күрсәтә алдылар. Һәм әлеге премиянең Лауреаты булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International