Рөстәм Миңнеханов Биектау районы башлыгына ике яңа мәктәп автобусының ачкычларын тапшырды

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

1 март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мунициципаль районнары башлыкларына яңа мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырды.

Тантана Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген мәктәп автобуслары – бик кирәкле транспорт. Аның фикеренчә, теләсә кайсы авыл баласы шәһәрләрдәге кебек үк белем алсын өчен белем алу шартларын тигезләргә кирәк.

«Әлбәттә, без һәр җирдә зур база мәктәпләре булдыра алмыйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм мәктәп автобуслары балаларны эре мәктәпләргә илтү мәсьәләсен хәл итә дә инде».

Җавап сүзе белән Биектау мунициципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге тырышлыгы белән мәктәпләрнең автобус паркы ел саен яңара.  
Тантаналы чарада районнан район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов һәм районның мәгариф бүлеге җитәкчесе нияз Әхмәтҗановлар да катнашты. Чарада Биектауның 2 һәм 3 номерлы мәктәбе укучылары да мәктәп тормышы турында шигырьләре белән чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, бу уку елында районга 4 яңа мәктәп автобусы бирелгән иде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International