Ана капиталы программасын 2023 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәләр

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталы программасын тагын 5 елга озайту юнәлешендә эшли.
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталы программасын 5 елга озайтырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә “РИА Новости” агентлыгы. Бу хакта журналистларга Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткергән.
 
“Без программаны 5 елга озайтырга тәкъдим итәчәкбез. Бу хакта Хөкүмәткә хәбәр иттек. Хәзер аның буенча берничә йөкләмә алдык. Хәзер бу юнәлештәге эшне дәвам итәбез, барлык нечкәлекләрен карыйбыз”, - диде Топилин.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International