Җәвиднең “Башваткыч”ыннан аермалы буларак, безнең Башваткыч “Йолдыз” балалар бакчасы тормышыннан алынды. Уенда 4 әни катнашты, үзара көч сынаштылар. Әниләр биремнәргә әзерләнгән, ял иткән минутта балалар шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк иттеләр. Залда утыручы әниләре белән: “Очучылар” һәм “Машины”, “Оста биюче”, “Ромашка”, “Җитез әни”, “Көтү куу” уеннары уйналды. Бәйрәм ахырында әниләргә матур теләкләр теләп, балалар “Җырлыйм әнием турында” җырын һәм кул эшләрен бүләк иттеләр.