21 март көнне мәдәният хезмәткәрләре Суыксу мәдәният йорты каршында "Хуш киләсен, Нәүрүз" дигән бәйрәм үткәрделәр. Китапханәче Шакирова Рәзилә Нәүрүз бәйрәмен кайда ничек үткәрүләре турында сөйләде, шигырьләр укыды. Аннан соң балалар уеннар уйнадылар, Нәүрүзбикә белән Кыш бабай ярыштылар. Соңыннан килгән кунаклар казанда пешкән ботка белән сыйландылар, коймак белән кайнар чәй эчтеләр.