24 март көнне Олы Битаман мәдәният хезмәткрәләре Язны каршы алу бәйрәмен оештырдылар. Кыш Бабайның китәсе килмәсә дә, Яз кызы Нәүрүзне күргәч, урыны аңа бирергә булды. Нәүрүз кыз төрле уеннар уйнатты. Авыл халкы рәхәтләнеп төрле уеннарда катнашып бүләкләр алдыдлар, җыр-биюләр белән бергә табышмаклар чишү дә булды. Соңынан бәйрәмгә килүчеләрне карга боткасы, коймак һәм чәй белән сыйладылар.