22 апрель көнне Иннополиста "Иннополумарафон" дип исемләнгән йөгерү буенча ярышлар узды. Әлеге ярышлар Татарстанда йөгерү сезонына старт бирде. Йөгерүчеләр 3,10, 21,1 км арага йөгерүдә ярыштылар.
Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 600 кеше катнашты. Әлеге йөгерү марафонында "Биектау" медиахолдингы журналисты Гүзәл Газизуллина да катнашты. Ул 21,1 км араны 1 сәгать 47 минутта узды.
Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәргә кирәк, быел Татарстанда 7 йөгерү марафоны узарга иеш. Болар- Иннополиста, Казанда, Әлмәт, Чаллы һәм Түбән Камада. Иң зур чара - Казан марафоны 21 майда узачак "Казан марафоны" булачак.