Биектау районында “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе узачак

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Урнашкан гадәт буенча яңа уку елы башланыр алдыннан Татарстанда аз тәэмин ителгән, ишле гаиләләрдә укучыларга тәрбияләнүче, инвалид әти-әниләре белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән хәйрия акция уздырыла. 2007 нче елдан акция кысаларында мохтаҗ гаиләләрдә үсүче 165 мең укучыга барлыгы 210 млн сумлык ярдәм күрсәтелде.

2017/2018 нче уку елында 1 нче сыйныфка 44 меңгә якын бала барачак, шуларның 9 меңнән күбрәгенә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Моннан тыш, хәйрия ярдәмне 2-11 сыйныф укучылары (10 меңнән бала артык) да алачак.

Безнең районда 1 нче сентябрь алдыннан 200 балага ярдәм күрсәтеләчәк. 22, 23 августта Җиңү паркында (Биектау), Дөбьяз Шәпше һәм мәдәният йортларында булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп сумкалары тапшыру тантанасы булачак. Әлеге чарада хәйрия ярдәм күрсәткән социаль партнерлар да катнашачак. Тантана барышында концерт программасы һәм балалар өчен уеннар да күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International