Бүген Әлмәт шәһәренең "Городской" стадионында Әлмәтнең ДЮСШ һәм Биектауның "Эверест" командалары чираттагы футбол буенча уеннарын уздырды.
Уен 2:3 исәбе белән безнең футболчылар файдасына тәмамланды. Голларны Александр Петухов (2) һәм Илнар Хатибуллиннар кертте.
Турнир таблицасында Биектау районы командасы әлегә өченче урында бара.