Район советы турында гомуми мәгълүмат

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Советы - җирле үзидарәнең даими эшләүче коллегиаль вәкиллекле органы булып тора, халык мәнфәгатьләрен чагылдыру һәм аның исеменнән муниципаль район территориясендә гамәлдә булган карарлар кабул итү хокукына ия, Совет, аның составына депутатларның билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесе сайланган (делегацияләнгән) очракта, үз вәкаләтләрен гамәлгә ашырырга мөмкин.

Вәкаләтләр срогы – 5 ел.

Район Советы район халкы алдында хисап тота һәм аның контролендә.

Район Советы компетенциясендә:

  • район уставын кабул итү һәм аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү;
  • район территориясендә гомуммәҗбүри кагыйдәләр билгеләү;
  • район бюджетын һәм аның үтәлеше турында хисапны раслау;
  • салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә җирле салымнарны һәм җыемнарны билгеләү, үзгәртү һәм юкка чыгару, аларны түләү буенча ташламалар бирү;
  • районны үстерү планнарын һәм программаларын кабул итү, аларның үтәлеше турында хисапларны раслау;
  • чикләрне үзгәртү, районны үзгәртеп кору турындагы инициатива белән чыгу;
  • җирле референдумны билгеләү;
  • район Башлыгын сайлау;
  • район башкарма комитеты җитәкчесен, финанс-бюджет палатасы рәисен, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисен билгеләп кую, аларның отставкасын кабул итү;
  • район башкарма комитеты структурасын раслау, аның хезмәткәрләренең иң чик санын билгеләү;
  • район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибен билгеләү, конкурс комиссиясе әгъзаларын билгеләү;
  • контроль-хисап палатасы турындагы нигезләмәне, финанс-бюджет палатасы турындагы нигезләмәне һәм милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы турындагы нигезләмәне раслау;
  • район сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләп кую;
  • чикләрне үзгәртү, районны үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирүне билгеләү;
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы хокукын гамәлгә ашыру;
  • районның муниципаль милкендәге мөлкәт белән идарә итү һәм эш итү тәртибен, шул исәптән федераль законнар нигезендә аны хосусыйлаштыру тәртибен һәм шартларын билгеләү; аны читләштерү район Советы тарафыннан килештереп яисә расланганнан соң башкарыла торган муниципаль мөлкәт төрләре исемлеген билгеләү;
  • муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләрне төзү, үзгәртеп оештыру һәм бетерү турында карарлар кабул итү тәртибен, шулай ук әгәр федераль законнарда башкасы каралмаган булса, муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр хезмәтләренә тарифлар урнаштыру тәртибен билгеләү һәм аларны урнаштыру;
  • муниципальара хезмәттәшлек оешмаларында районның катнашу тәртибен билгеләү;
  • районның җирле үзидарә органнары эшчәнлеген матди-техник һәм оештыру ягыннан тәэмин итү тәртибен билгеләү;
  • җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен җирле үзидарә органнары һәм районның җирле үзидарә вазыйфаи затлары тарафыннан үтәүне контрольдә тоту;
  • район тарафыннан заем акчаларын җәлеп итү тәртибен раслау, муниципаль кыйммәтле кәгазьләрне чыгару тәртибен билгеләү;
  • районны территориаль планлаштыру документларын, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә башка шәһәр төзелеше документларын раслау;
  • гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен финанс һәм матди ресурсларның җирле резервларын булдыру һәм алардан файдалану тәртибен билгеләү;
  • җирлекләрнең бюджет тәэмин ителеше дәрәҗәсен тигезләү өчен район бюджетыннан кирәкле акчаларны бүлеп бирү шартларын һәм тәртибен билгеләү;
  • автоном коммерциягә карамаган оешмалар һәм фондлар рәвешендә коммерциягә карамаган оешмалар төзү турында карарлар кабул итү;
  • үз массакүләм мәгълүмат чараларын гамәлгә кую;
  • район Уставы һәм район Советы карарларына аңлатма;
  • район Советы Регламентын һәм үз эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча башка карарлар кабул итү;
  • район Советы аппараты турындагы нигезләмәне раслау;
  • федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары белән муниципаль районнарның вәкиллекле органнарын алып баруга кертелгән башка вәкаләтләр, шулай ук әлеге Устав тарафыннан район Советы компетенциясенә кертелгән башка вәкаләтләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International