Яңа ел төнендә Казанда 10 бала туган

2018 елның 3 гыйнвары, чәршәмбе

 

Быел беренче булып кыз бала дөньяга килгән.

Яңа ел төнендә Казанда 10 бала туган, шуларның 4се малай һәм 6сы кыз. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибее Айгөл Сәлимҗанова белдерде.

Быел Казан Республика клиник хастаханәсе Перинаталь үзәгендә беренче булып кыз бала дөньяга килгән. Баланың авырлыгы 3150 грамм.

Яңа елда Чаллыда ике бала туган, икесе дә Кама балалар медицина үзәге Перинаталь үзәгендә дөньяга аваз салган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International