Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында авыл хезмәтчәннәрен ташламалы кредитлау механизмын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында авыл хезмәтчәннәрен ташламалы кредитлау механизмын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча селектор киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, банклар вәкилләре катнашты.

Джамбулат Хатуов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан төбәк хакимиятләре һәм вәкаләтле банклар белән берлектә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен ташламалы кредитлауның барышына анализ ясалды, дип хәбәр итте.

«Уздырылган анализ агымдагы вәзгыятьне ачыкларга ярдәм итә. Хәзер без аграрийларны кредитлауның нәтиҗәлелеген арттыру өчен барлык кирәкле чараларны күрә алабыз», – диде Джамбулат Хатуов.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары куелган шартларның һичшиксез үтәлергә тиешлегенә басым ясады. Шартларның берсе – ташламалы кредитлау механизмын гамәлгә ашыру өчен һәр төбәккә каралган гомуми сумманың 20%ы кече хуҗалыкларга бирелергә тиеш.

Джамбулат Хатуов төбәкләр һәм вәкаләтле банклар вәкилләренә потенциаль заемщикларга тиешле мәгълүмат бирү, шулай ук ташламалы кредитлар алганда барлыкка килә торган сорауларга аңлатмалар бирү буенча эшне көчәйтергә тәкъдим итте. Авыл хезмәтчәннәре мөмкин кадәр күбрәк санда 5%лы ташламалы кредит акчаларын алып файдалансыннар өчен шартлар тәэмин итәргә кирәк, диде ул.

Киңәшмәдә аграрийларга ташламалы кредит бирү механизмын гамәлгә ашыру буенча төбәк комиссияләрнең эшенә йомгак ясалды. Төбәкләр урыннарда уздырылган башлангыч анализлар нәтиҗәләре һәм потенциаль заемщиклар турында хисап бирделәр.

«Бүген безнең төп бурыч - заемщикларга акчаларны вакытында бирү. Безгә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен акча белән тәэмин итү өчен эшләрне мөмкин кадәр тизрәк башкарырыга кирәк», – диде министрның беренче урынбасары.

Искәртеп үтәбез, 2018 елда аграрийларны ташламалы кредитлау механизмын гамәлгә ашыруга 13,1 млрд. сум акча каралган, моның белән агымдагы елда вәкаләтле банклар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә кимендә 230 млрд. сум кыска вакытлы кредитлар бирә алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International