Район кулланучылар җәмгыятьләренең терлек сую пунктларында 2 ай эчендә 1184 баш эре мөгезле терлек суелган

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

2018 елның ике ае эчендә районнар кулланучылар җәмгыятьләренең терлек сую пунктларында 1184 баш эре мөгезле терлек суелган (йөкләнеш җитештерү куәтенең 34%ын тәшкил итә). Биектау районы кулланучылар җәмгыятенең терлек сую пунктында 350 баш эре мөгезле терлек суелган (114%), Минзәлә районында – 262 баш (90%), «Зәй» АХКК – 166 баш (54 %).

Бу юнәлештә эш Әлмәт һәм Чистай районнарында бик үк нәтиҗәле алып барылмый. Һәр терлек сую пунктыннан нәтиҗәле файдалануны тәэмин итәргә кирәк. Терлек чалу мөмкинлеге булу турында район халкына, шулай ук күрше-тирә районнарныкына да, мәгълүмат җиткерергә кирәк, дип билгеләп үтәләр Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International